2011 елның 8 декабрендә Татарстан Диния нәзарәтендә «Миңа Ислам турында сөйлә» китабын тәкъдим итәчәкләр.
Галимнәр Советы тарафыннан тикшерелгән һәм расланган һәм www.darulfikr.ru сайты редакциясе тарафыннан төзелгән китап-белешмәдә Исламга кагылган сорауларга җаваплар табып була. Китап укучыларына заманча ислам дөньясында җайлашырга ярдәм итәчәк, дин нигезләре белән таныштырачак, авыр һәм мөһим сорауларны аңлатачак. Китап әле яңа гына исламны кабул иткән яки кабул итәргә ниятләгән кешеләр өчен дә яхшы, дип хәбәр итә Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.