Мөселманнар өчен телефон уйлап табылган

Enmac компаниясе мөселманнар өчен Enmac MQ710 телефоны эшләп чыгарды, дип хәбә итә The Daily Telegraph. Аппарат хәтеренә гарәп телендә 29 телдәге (рус телен дә кертеп)

БӘЙЛЕ
2011 Дек 07

Enmac компаниясе мөселманнар өчен Enmac MQ710 телефоны эшләп чыгарды, дип хәбә итә The Daily Telegraph.

Аппарат хәтеренә гарәп телендә 29 телдәге (рус телен дә кертеп) тәрҗемәсе белән Коръән тексты, шулай ук Коръән белән аудиокитап һәм хәдисләр җыентыгы кертелгән.

Моннан тыш, Enmac MQ710, уйлап чыгаручылар мөселманнарга файдалы дип санаган, тагын берничә программа тәкъдим итә. Qibla Compass программасы Мәккәнең кайсы якта икәнлеген күрсәтә. Zakat Calculator зәкәтнең күләмен санап чыгара. Hajj Guide программасында дөрес итеп хаҗ кылу кагыйдәсе күрсәтелгән, ә Tasbeeh Counte тәсбих урынына кулланышта була ала.

Эшләп чыгаручыларның сайтында хәбәр ителгәнчә, намаз вакытында телефон турыдан-туры тавышсыз режимга күчә икән.

Аппарат 2,8 дюмлы сенсор экран белән эшләнгән. 240ка 320 пиксельле һәм ике SIM-карта белән эшли. Анда FM-радиоалгыч һәм видео яздыру функциясе бар. Enmac MQ710ның бәясе 499 ринггит (Малайзия акча берәмлеге буенча) яки 160 доллор тирәсе.

Телефоннардан тыш, Enmac мөселманнар өчен башка җайланмалар да чыгара. Шул исәптән, плеер, нетбук һ. б. Һәрбер җайланмага аудиокитап рәвешендә яки текст версиясендә Коръән кертелгән. The Daily Telegraph Enmacны Һинд компаниясе дип саный, әмма enmac.com сайтында аның Кытайдагы, Гонконгтагы һәм Малайзиядәге офислары хакында гына сүз бара, дип хәбә итә IslamNews.ru.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе