5 декабрь көнне Бөгелмәнең Үзәк мәчете ашханәсендә Гашура көне уразасына багышланган ифтар мәҗлесе үтте. Чарада 30дан артык төрле яшьтәге кеше катнашты. Башта Рөстәм хәзрәт Хәйруллин тормыш һәм аның хакыйкый мәгънәсенә багышланган лекция укыды.
Мәҗлеснең оештыручылары мондый чараларда һәрвакыт теләп катнашучы Закировлар гаиләсе иде, дип хәбәр итә islamrt.ru.
Белешмәләр өчен:
Хиҗри буенча, Мөхәррәм аеның 10 көне Гашура көне дип атала («гәшәрә» гарәпчәдән «ун» дип тәрҗемә кылына). Мөхәррәм ае исламда изге айлардан санала. Ә Гәшура көне әлеге айның иң изге көне.
Пәйгамбәребезнең хәдисендә килгәнчә, Гашура көнендә тотылган ураза мөселман кешесенең үткән һәм киләчәктә кылган гөнаһларыннан азат итә, ә бу көнне бирелгән кечкенә генә күләмдәге сәдака өчен дә Аллаһ Ухуд тавы зурлыгындагы әҗер бирәчәк.