Чечня җөмһүрияте Ил башы, Рәсәй Батыры Әхмәт Кадыйровның һәйкәленә Көньяк Бутовода 5 декабрь төнендә дуңгыз башлары ташлап киткән хулиганнарны видеокамера төшереп алган. Алар өчәү булган. Камера язмасы полиция хезмәткәрләре кулында. Хәзерге вакытта тикшерүчеләр моны ачыклау белән мәшгуль, дип хәбәр итәләр Мәскәүнең хокук саклау органнарында.
Һәйкәлне полиция хезмәткәрләре чистарткан. Шунысы кызганыч, видеокамера язмалары булуга карамастан мондый ямьсезлек кылган кешеләрнең әлегә кем икәнлекләрен ачыклап булмаган, дип хәбәр итә Эхо Москвы.
Язма «Яндекс»тан алынды.