Диния нәзарәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2011 елның 6 декабрендә «Ризван» мәчетендә Ризван хәзрәт Гаязовның 80 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр. Юбилярны котларга дип аның шәкертләре, дуслары, фикердәшләре һәм мәхәллә халкы килгән иде. Үткәрелгән чарада ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең гомуми бүлек җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара бәйләнешләр бүлеге башлыгы Ирек Арсланов та катнашты.ТР Мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзов исеменнән Ризван хәзрәтне юбилее белән котладылар һәм Диния нәзарәтенең «Халыкка хезмәт өчен» медале белән бүләкләделәр.