ТР Үзәк сайлау комиссиясе алтынчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасына сайлауларның ахыргы нәтиҗәлә

Әлегә Татарстаннан РФ Дәүләт Думасында күпме депутат булачагы билгеле түгел. Сайлау нәтиҗәләре буенча мандатларны партияләр үз эчендә бүлешә. «Бу

БӘЙЛЕ
2011 Дек 06

Әлегә Татарстаннан РФ Дәүләт Думасында күпме депутат булачагы билгеле түгел. Сайлау нәтиҗәләре буенча мандатларны партияләр үз эчендә бүлешә. «Бу аларның үз эше», — дип белдерде А.Фомин

Алтынчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасына сайлауларда «Бердәм Россия» партиясе Татарстан буенча — 77,83 процент, КПРФ партиясе — 10,59 процент, «Справедливая Россия» — 5,3 процент, ЛДПР партиясе — 3,48 процент, «Яблоко» партиясе — 1,08 процент, «Патриоты России» партиясе — 0,43 процент, «Правое дело» партиясе 0,37 процент тавыш җыйган. Бу хакта бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясе утырышында сайлауның Татарстан Республикасы буенча ахыргы нәтиҗәләрен игълан иткән вакытта комиссия рәисе Анатолий Фомин белдерде.

Үзәк сайлау комиссиясе белдергәнчә, нәтиҗәләр чыгарылган, республика һәм ил тормышындагы җаваплы вакыт тәмамланган. «Татарстан тагын бер кат оештыру эшенең югары дәрәҗәдә куелганлыгын күрсәтте. Федераль, республика һәм муниципаль хакимият органнары килешеп эшләде», — диде А.Фомин.

Әлегә Татарстаннан РФ Дәүләт Думасында күпме депутат булачагы билгеле түгел. Сайлау нәтиҗәләре буенча мандатларны партияләр үз эчендә бүлешә. «Бу аларның үз эше», — дип белдерде А.Фомин.

4 декабрь Татарстанда сайларга хокукы булган гражданнарның 79,46 проценты сайлауга килгән, 79,42 проценты теге яки бу партия өчен тавыш биргән. Өйгә килеп сайлату очраклары 87 булган. Яшәү урыны буенча теркәлгән җирлектә түгел, башка урында сайларга мөмкинлек тудыручы 28 мең таныклык бирелгән. Анатолий Фомин билгеләп үткәнчә, өйгә килеп сайлату бигрәк тә шәһәр җирендә бик катлаулы булып чыккан. Чөнки фатирларга үтеп керү тоткарлыклар тудырган.

Республиканың 146 сайлау участогында электрон комплекслар эшләгән. Үзәк сайлау комиссиясе рәисе сүзләренчә, РФ Президенты сайлауларында да бу практиканы дәвам итәргә җыеналар.

Сайлау көнендә ТР Сайлау комиссиясенә алты мөрәҗәгать кергән: аларның өчесе — депутатлыкка кандидатлардан, икесе — территориаль сайлау комиссиясе әгъзаларыннан һәм берсе — сайлаучыдан. Мөрәҗәгатьләрдә сайлауга бәйле документлар белән танышу мәсьәләләре күтәрелгән. Бер кеше исемлекләргә сайлаучыларны өстәп теркәү мәсьәләсе белән кызыксынган. Сораулар җавапсыз калмаган. Сайлауларда катнашучы сәяси партияләрдән ТР Үзәк сайлау комиссиясенә сайлау көнне мөрәҗәгатьләр һәм шикаятьләр кермәгән. А.Фомин белдергәнчә, барлык мөрәҗәгатьләр үз вакытында каралган. ТР Югары судына сәяси партияләрдән мөрәҗәгатьләр кермәгән.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин белдергәнчә, Россиядә 4 декабрьдә 5 елга РФ Дәүләт Думасы, киләсе елның мартында 6 елга РФ Президенты сайлануын, Президент сайлауларына әзерлек башлануын билгеләп үтте, дип хәбәр итә "Татар-информ"ның матбугат хезмәте.

 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе