7 яшьлек кыз бала Уралда чыккан янгыннан бер яшьлек энекәшен алып чыга алган, ә кечкенә сеңлесенең гәүдәсен һаман да эзлиләр.
Ата-ана сабыйларын төнгә ялгызларын гына калдырган.
Сведлвоский өлкәсенең Зауф Красноуфимский районында шәхси йорт янып беткән. Биредә әти белән әни кеше өч баланы калдырган була. Бер кечкенә кызларының гәүдәсе әле һаман да табылмаган.
Свердловский өлкәсенең тикшерү идарәсе хәбәр итүенчә, йортта бер кайда да эшләмәгән 25 яшьлек ир белән хатын һәм аларның 7, 4 яшьлек ике кызлары һәм бер яшьлек уллары яшәгән. 4 декабрь кичендә ир белән хатын туганнарын армия хезмәтенә озатырга китә. 3.30 тирәсендә йортта янгын чыга. 4.00 хуҗалар кайтып кергәндә йортлары тулысы белән ут эчендә була.
«Олы кызлары бер яшьлек энекәшен күтәреп урамга йөгерергә өлгерә, икенче кыз — 4 яшьлек кыз бала исә йортта кала. Янгыннан соң эзләнүләрдә бала гәүдәсе әле һаман табылмаган,» — дигән хәбәр бар.
Мәгълүмат "Яндекс"тан алынды.