Казан үзәгендә “Гражданин - полиция” кичекмәстән ярдәм чакырту комплексы 10 берәмлеккә арттырылачак

Бүгенгә 1се әле тест режимында гына эшли Казанда бүген җәмәгать тәртибе күзәтчелегендә булган 269 видеокамерадан тыш, торак милекчеләре ширкәтләрендәгеләр

БӘЙЛЕ
2011 Дек 05

Бүгенгә 1се әле тест режимында гына эшли

Казанда бүген җәмәгать тәртибе күзәтчелегендә булган 269 видеокамерадан тыш, торак милекчеләре ширкәтләрендәгеләр үзара килешеп, видеокамералар алып куялар. Аена 100 сум тирәсе абонент түләве, куркынычсызлык һәм җисми, матди иминлек бәрабәренә, әллә ни зур сумма түгел, дип саный Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе җитәкчесе Рөстәм Кадыйров.

Совет һәм Авиатөзелеш районнарында яңа калкып чыккан соципотека йортларында яшәүчеләрнең мондый тәҗрибәсе бөтен калага ярашлы, чөнки һәрбер йорт турысына полицейский беркетеп булмый, ә гражданнар балалары, урамда калдырылган автотранспорты иминлеге өчен борчыла, шуңа күрә, әйтик, «Азино-1» микрорайонындагы идарәче компания 48, Авиатөзелеш районындагысы 29 видеокамера куйдырткан, моннан тыш, өлешеннән торак төзүчеләр дә аның уңайлыгын күбрәк куллана бара. Ләкин биредә видеокамера язмаларын саклау — серверлар мәсьәләсендә проблема бар, ди ул.

Видеокамера шактый кыйммәткә төшсә, «Гражданин — полиция» полицияне тәүлекнең теләсә кайсы вакытында кичекмәстән чакырту комплекслы системасының бәясе бөтендләй очсыз һәм ул быел майдан гамәлгә кертелә башлаган. «Куркынычсыз төбәк» программасы кысаларында Видеомониторинг үзәгендә тест режимында эшли торган «Гражданин — полиция» ярдәм чакырту төймәсе Казанның Бауман урамы, 15 адресы буенча урнашкан. Кем дә булса һөҗүм итсә яки нинди дә булса хокук бозу очрагы шаһиты була калсаң, кесә телефоны булмаска да мөмкин, шушы төймәгә басып хәбәр итәргә кирәк була, якын-тирәдәге полиция наряды шунда ук килеп җитә һәм бу кичекмәстән полиция чакырту өчен ул иң очсызы һәм иң тизе санала, җитмәсә, аның тирәсе видеокүзләүдә. Бауман урамында көндез дә, аеруча төнлә кеше күп була, анда «Гражданин — полиция» көймәсен кую исә фәкать шуның белән аңлатыла. Алга таба шәһәр үзәгендәге кешеләр күпләп җыела торган урыннарда тагын шундый 10ны урнаштыру күздә тотыла.

Бүген Казан шәһәре җитәкчелегенең «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсеннән соң журналистлар белән очрашкан полиция полковнигы Р.Кадыйров әнә шул хакта белдерде, дип хәбәр итә "Татар-информ"ның матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе