Бу көнне Аллаһ Җирне Һәм Күкләрне бар иткән. Коръәндә әлеге көнне фәрештәләр, беренче кеше — Адәм яратылган диелә. Ахырзаман да Гашура көнне булачак.
Мөселман календаре буенча, мөхәррәмнең 10 нчы көне пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең оныгы Хөсәен (626-680) үлгән көн.
Гашура көнне ике яки өч көн ураза тотыла (Мөхәррәм ае көннәренең 9-10, 10-11,9-11). Бу көнне ураза тоту Мөхәммәд (с.г.в.)нең Мәккәдән Мәдинәгә хиҗрәт кылганыннан соң башлана. Соңрак Рамазан аенда фарыз ураза билгеләнгәннән соң, Гашура көнне ураза ирекле булды, әмма сөнни-мөселманнардан теләге булучыларга гына тота.
Баштан Гашура көне Адәмнең Җәннәткә керүе һәм гөнаһларыннан соң тәүбә кылуы көннәренә туры килә. Бу истәлекле көнне, төрле тарихи чорларда, Аллаһ кайбер пәйгамбәрләргә хәерлесен биргән.
Нух пәйгамбәр көймәсе көчле су басудан соң, Җүди тавына килеп туктаган;
Ибраһим пәйгамбәр дөньяга килгән;
Гайсә һәм Идрис пәйгабәрләр күккә ашырылган;
Ибраһим пәйгамбәр мәҗүсиләрнең утыннан котылган;
Муса һәм аңа иярүчеләр фиргавеннән котыла;