60 проценттан артык казанлының сайлауда катнашуы — илебез буенча миллионлы калалар арасында иң әйбәт күрсәткечләрнең берсе ул, дип саный Илсур Метшин
«Татар-информ»нан алынган мәгълүматларга караганда, Татарстан башкаласында кичә булып узган РФ Федераль Җыенының 6 нчы чакырылыш Дәүләт Думасына һәм Казанда Ямашев бер мандатлы сайлау округы буенча ТР дүртенче чакырылыш Дәүләт Советына өстәмә депутатлар сайлау кампаниясенә бүген иртән йомгак ясалып, Казан мэры шәһәр җитәкчелегенең «эшлекле дүшәмбе»сендә шуны игълан итте.
Мэр Илсур Метшин сүзләренчә, шәһәр территориясендә 448 сайлау участогы, шул исәптән 38 ябык сайлау участогы булып, бүген сәгать иртәнге 7 мәгълүматлары буенча, сайлаучыларның 60,25 проценты тавыш биргән. Төгәлрәге, Казандагы 911 мең тавыш бирүченең 550се үзенең гражданлык бурычын үтәгән һәм сайлау хокукыннан файдаланган, шул исәптән 12 меңе — беренче тапкыр.
Казанда сайлау нәтиҗәләре исә түбәндәгечә.
«Бердәм Россия» сәяси партиясе 61,73 процент, КПРФ 15,13 процент, «Гадел Россия» 10,88 процент, ЛДПР 6,61 процент, «Россия патриотлары» һәм «Яблоко» партияләре 2,62 процент тавыш җыйган, «Правое дело»ның 1 процентка тулмаган.
Татарстан буенча исә 80 процент диярлек кеше сайлауда катнашып тавыш биргән, тавышларның 78 процент чамасы — «Бердәм Россия» файдасына.
«60 проценттан артык казанлының сайлауда катнашуы — илебез буенча миллионлы калалар арасында иң әйбәт күрсәткечләрнең берсе ул, шуның өчен казанлыларга рәхмәт. Ә «бердәмроссиялеләр»нең Казанда 62 процентка якын тавыш туплый алуы башкарылган зур эшләр нәтиҗәсе дип саныйм. Бу исә федераль үзәкнең безнең алда торган халыкара чараларга дип әзерләнгән программаларга игътибары, беренче чиратта, безнең Татарстаныбыз Президентының, республикабыз Хөкүмәтендәге коллегаларыбызның четерекле эше, шулай ук шәһәр Башкарма комитеты, район хакимиятләре башлыклары, зур компанияләр, урта һәм кече бизнес, бюджет учреждениеләре тырышлыгы булып тора», — дип искәртте И.Метшин һәм сайлау кампаниясе закон бозмый гына уздырылды, диде.
«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Казан шәһәре прокуроры Илдус Нәфыйгов белдергәнчә, эчке эшләр органнарында сайлаулар буенча 36, прокуратура органнарында 7 шикаять кабул итеп алынган. «Нинди дә булса закон бозу очраклары беленмәде, 1 шикаять буенча тикшерү алып барырга туры киләчәк», — диде ул. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе башлыгы Рөстәм Кадыйров хисабында әйтелгәнчә, башкалада сайлау кампаниясенә әзерлек барышында 800дән артык һәм аның барышында җәмәгать куркынычсызлыгы сагында 1530 хокук сакчысы һәм өйрәтелгән этләр җәлеп ителгән, нинди дә булса зур хилафлыклар булмаган.