Бүген мәркәзебез Казанда зур сөенеч: «Апанай» мәчете ачылды!

Бүген мәркәзебез Казанда зур шатлыклы вакыйга булды: шактый озак төзекләндергәннән соң, кабаттан мөселманнар өчен тарихи «Апанай» мәчетенең ишекләре ачылды. Әһле

БӘЙЛЕ
2011 Дек 02

83,65 KbБүген мәркәзебез Казанда зур шатлыклы вакыйга булды: шактый озак төзекләндергәннән соң, кабаттан мөселманнар өчен тарихи «Апанай» мәчетенең ишекләре ачылды. Әһле исламның куанычын уртаклашырга дип шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килгән иде.

Мәчетнең ачылу тантанасы Рөстәм хәзрәт Вәлиуллинның Коръән укуы илә башланып китте. Диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеге мөдире, «Апанай»ның имам-хатыйбы Вәлиулла хәзрәт Ягъкубның сөйләвенчә, «Апанай» Казандагы иң борынгы гыйбадәтханәләрнең берсе санала. Ул — чал тарихның бер кыйммәтле ядкаре. «Апанай» 1767 елда атаклы сәүдәгәрләр булган Апанаевлар акчасына төзелә башлый һәм тиз арада салынып бетә. Ул теге заманнарда Икенче мәхәллә мәчете, Бай мәчете дип йөртелә. Дин көчәйгән чорларда бу гыйбадәтханә 2 катлыдан 3 катлыга да әйләнә. Әмма Совет чорында аның манарасы җимерелә. Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб әйтмешли, ул елап утыручы гыйбадәтханәгә әверелә.

1992 елда «Апанай» мәчете мәхәллә халкына кайтарылып бирелгәч, биредә төзекләндерү эшләре башлана. Кызганыч, Казанның 1000 еллыгына башта «Апанай»ны төзекләндерү өчен дә акча бирү каралган булса, ул үтәлмәде. Шулай да, Татарстан һәм федераль чыганаклардан алынган акча хисабына төзәтелгән «Апанай» бүгенге көндә күз явын алырдай булып балкып, елмаеп утыра. Мәчетне хәзерге матур кыяфәтенә кертү өчен 2 меңнән артык кешенең хәләл акчасы кергән. Вәлиулла хәзрәтнең әйтүенчә, тәүге иганәне 1916 елгы бер әби биргән. Бу изге эшкә, Премьер-министр булган чагында, хәзерге Президент Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин да шактый ук саллы өлешен керткән.

Сүз уңаеннан, әлеге тантанада Рөстәм Миңнеханов үзе дә катнашты һәм мәчет әһелләренә бүләген тап 62,28 Kb шырды.

Татартсан мөфтие Илдус хәзрәт Фәиз исә Казандагы энҗе бөртекләредәй «Мәрҗани», «Апанай» мәчетләре белән халкыбызның хаклы рәвештә горурлануы турында сөйләде. «Шушы мәчетләрдә безнең бабаларыбыз тәрбияләнде, аннары алар үзләренең балаларын әдәп-әхлакка өйрәтте. Аллаһының рәхмәтләре яусын бу гыйбадәтханәне булдыручыларга, насыйп кылсын Раббыбызның җәннәтенә керергә аларга»,-диде Илдус хәзрәт.

Тантанада Россиянең Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдиновка, Россия Президенты администрациясе вәкиле Илья Бариновка сүз бирелде. Алар Татарстан мөселманнарын бу олуг вакыйга белән котлап, Казандагы башка тарихи биналарны да шул рәвештә төзекләндерү насыйп булса иде дигән теләкләрен ирештерделәр.

«Апанай» мәчетен ачу тантанасында соңгы сүзне Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб әйтте. «Казанда элек елап утырган «Апанай» мәчете кебек бүген дә кайгырып утыручы ике манарасыз мәчет бар. Болар — «Гали» һәм «Ак» мәчетләр. Безләргә Аллаһының һәм сезнең ярдәмегез белән аларны да «Апанай» кебек балкып тору халәтенә кертәсе иде»,-диде Вәлиулла хәзрәт.

«Апанай»дагы тәүге намазга исә Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев имамлык кылды.

Хатыйп ГӘРӘЙ

Автор фотолары


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе