Диния нәзарәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2011 елның 1 декабрендә «Ризван» мәчете имам-хатыйбы Алан хәзрәт Панарин, ТҖ МДНең хәйрия бүлеге һәм Казан мөхтәсибәте яшьләр белән эшләү бүлеге белән берлектә, Яшел Үзән районында урнашкан Норлат балалр йортына ярдәм күрсәтте. Әлеге хәйрия акциясен оештыруга материаль яктан «Ризван» мәчетенә йөрүче иганәче ярдәм иткән.
Балалар үзләренең тәрбиячеләре белән Казанга килделәр. Аларга кышкы һәм спортив киемнәр, уенчыклар алынды. Аннан соң балалар өчен бәйрәм табыны оештырылды.