Диния нәзарәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2011 елның 1 декабрендә «Тандем» сәүдә һәм күңел ачу комплексында инвалидлар ункөнлеген ачып җибәрделәр. Чара «Апрель» тернәкләндерү үзәк тарафыннан оештырылды. Анда сәламәтлекләре чикләнгән авыру балаларның кул эшләре ярминкәсе узды, аниматорлар чыгыш ясады, балалар өчен чәй эчү оештырылды. Чарада ТҖ МДН хезмәткәрләре, Киров һәм Мәскәү районнарының хакимият башлыгы һәм социаль яклау вәкилләре катнашты. .