Дмитрий Медведев сайлаулар уңаеннан РФ гражданнарына мөрәҗәгать белән чыгачак

Дәүләт башлыгының сайлаучыларга мөрәҗәгатенең текстын Кремль матбугат хезмәте китерә «Татар-информ»нан алынган мәгълүматларага караганда, бүген РФ Президенты Дмитрий

БӘЙЛЕ
2011 Дек 02

Дәүләт башлыгының сайлаучыларга мөрәҗәгатенең текстын Кремль матбугат хезмәте китерә

«Татар-информ»нан алынган мәгълүматларага караганда, бүген РФ Президенты Дмитрий Медведев Дәүләт Думасына алда торган сайлаулар уңаеннан ил гражданнарына мөрәҗәгать белән чыгачак. Дәүләт башлыгының чыгышы җирле вакыт белән 12.00 сәгатьтән башлап үзәк телеканаллар аша трансляцияләнер дип көтелә.

Дәүләт башлыгының сайлаучыларга мөрәҗәгатенең текстын Кремль матбугат хезмәте китерә.

«Сайлау алды кампаниясендә илебезнең теркәлү узган 7 сәяси партиясе катнаша, — дип искәртте Президент. — Закон нигезендә, аларга ирекле һәм тигез көндәшлек өчен тиешле барлык шартлар да тудырылды, һәм сезнең партияләрнең программасын гына түгел, аларның конкрет эшләрен бәяләү мөмкинлеге дә булгандыр дип өметләнәм».

«Күп кенә игелекле, мөһим эшләр кешеләр тарафыннан мәҗбүр иткәннән түгел, ә җаваплылык хисен тоеп, йөрәк кушуы буенча, әхлакый күзаллаулардан, бездән башка беркемнең дә тормышыбызны яхшы якка үзгәртмәячәген аңлаудан чыгып эшләнә», — диде дәүләт башлыгы.

Д.Медведев гражданнарны «мөһим һәм дөрес гамәл кылырга» — Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларга килергә һәм тавыш бирергә чакыра. «Яңа Думаны сайлап, без сизелерлек дәрәҗәдә якындагы елларда федераль хакимиятнең ничек эшләячәгенә, икътисадны, социаль өлкәне үстерү, хезмәт хакы һәм пенсияләрне арттыру, мәгарифне реформалаштыру, кешеләрнең сәламәтлеген ныгыту, коррупция, җинаятьчелеккә каршы көрәш, ниһаять, илне тышкы янаулардан саклау буенча кирәкле барлык чараларның да гамәлгә ашырылу ашырылмавына йогынты ясыйбыз», — дип ассызыклады ул.

«Сез сайлауга килеп тавыш бирү өчен күпме вакытыгызны сарыф итәчәксез? Ярты сәгать, әллә бер сәгатьме? Нәкъ менә шул сәгать илнең нинди парламент белән биш ел яшәячәген билгеләячәк. Берни дә хәл итәргә сәләтсез депутатлар корпусы булырмы ул, әллә күпчелеген халкыбызның тормыш сыйфатын арттыруга ярдәм итәргә сәләтле, үзләренең гамәлләрендә сайлаучыларның мәнфәгатьләрен кайгыртучы, эшенә зур җаваплылык белән караучы сәясәтчеләр тәшкил итәчәк закон чыгару органы булырмы», — дип билгеләп үтте Д.Медведев.

«Ил гражданнарының сайлауларда турыдан-туры һәм ирекле катнашуы соңгы дистә еллардагы бәхәссез казанышларның берсе», — дип ассызыклады Президент.

«4 декабрьдә сезнең мәнфәгатьләрне яклаячак, икътисадны тирәнтен аңлаучы, Ватаныбызны якларга, аны балаларыбыз өчен сакларга сәләтле, сезне яхшы аңлаучы, дөресен сөйләүче депутатларга, Россиянең киләчәге өчен тавыш бирегез», — диде Президент.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе