Мәскәү дәүләт университеты профессоры РИУда лекцияләр укыячак

РИУда Ислам тарихы һәм мәдәниятеннән белем дәрәҗәсен үстерү курслары дәвам итә. 1 нән 3 декабрьгә кадәр көннәрдә МДУның Азия

БӘЙЛЕ
2011 Дек 02

РИУда Ислам тарихы һәм мәдәниятеннән белем дәрәҗәсен үстерү курслары дәвам итә. 1 нән 3 декабрьгә кадәр көннәрдә МДУның Азия һәм Африка илләренең гарәп филологиясе кафедра җитәкчесе, филология фәннәре докторы, профессор, филология фәннәре докторы Фролов Дмитрий Владимир улы лекцияләр укыячак.

Лекциянең темасы: «Коръәнне шәрехләү».

Әлеге теманың мөһимлеге Коръәнне һәм гарәп, ислам белгечләрен әзерләр өчен гарәп филологиясен белү һәм аңлаудан билгеләнә.

Д. В. Фролов — МДУның Галимнәр советы, Азия һәм Африка илләре Институты советы әгъзасы, шәрекъ әдәбияты һәм культурологиядән ААИИның диссертацион совет рәисе, ике диссертацион совет әгъзасы: шәрекъ телләрен белүдә (ААИИ), шәрекъ әдәбиятында (Рәсәйнең Фәннәрр Академиясенең шәрекъ телләре Институты), «Вестник Московского университета. 13 Серия. Востоковедение»; «Восточная коллекция» журналының редколлегия әгъзасы.

Искә төшереп китәбез: курслар барышында тыңлаучылар «Заманча мөселман хәрәкәте», «Идел Болгарында ислам кабул ителү, Болгарда, Алтын Урдада, Казан ханлыгында ислам», «Татарларда мөселман китаплары йолалары», «XVIII-XIX гасырлар ахырында мөселман яңарышы чоры», «Татарлар арасында агарту хәрәкәте. Кадимчелек һәм җәдитчелек проблемалары», «М. Бигиев һәм З. Камали мирасы», «Идел Болгарында һәм Уралда мөселман институтлары», «Идел Болгарында һәм Уралда мөселман архитектурасы», «Татарлар этнографиясендә исламның урыны һәм роле», «Идел Болгары һәм Урал өлкәләрендә ислам үсешенең заманча тенденцияләре», «Мөхәммәд пәйгамбәр тормышы хакында классик мөселман чыганаклар», «Гарәп илләренең сәяси-икътисади географиясе», дигән темаларга лекцияләр тыңлаган иде, дип хәбәр итә РИУның матбугат хемәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе