Башкалабызда «Исламда яңарыш хәрәкәте» фәнни-гамәли конференциясе үз эшен башлады

Татарстан башкаласында 2011 елның 1-2 декабрь көннәрендә «Исламда яңарыш хәрәкәте» дигән Халыкара фәнни-гамәли конференция уза Конференциянең оештыручылары Казан федераль

БӘЙЛЕ
2011 Дек 01

Татарстан башкаласында 2011 елның 1-2 декабрь көннәрендә «Исламда яңарыш хәрәкәте» дигән Халыкара фәнни-гамәли конференция уза

Конференциянең оештыручылары Казан федераль университеты, Казан ислам университеты, ОИС (ОИК) каршындагы (ISESCO) белем бирү, фән һәм мәдәният буенча халыкара хөкүмәтара Ислам оешмасы.

Фәнни форумда Доктор Тәүфыйкъ Рамадан Буты (Дамаск, Сирия), Солтан Абу Ураби Аль-Адвана (Иордания), Жан Радвани (Франция), Мөхәммәд Атыф Аль-Иракый (Мисыр). Шулай ук Малайзия, Босни, Герцеговина, Үзбәкстан, Украина һәм Сәгуд Гәрабстаннын килгән исламны өйрәнүчеләр чит илдән чакырылган кунаклар катнаша .

Конференциянең тантаналы ачылышы Татарстан ур., 2 йорт буенча урнашкан КФУ филология һәм сәнгать Институтының актлар залында узды.

Шунда ук төшке аштан соң актуаль мәсьәләләргә кагылган «түгәрәк өстәл» һәм «Исламда дини яңарышның тарихы» дип иселәнгән секция карап үтелә.

Килгән кунакларны һәм катнашучыларны сәламләр өчен сүз КФУның филология һәм сәнгать институты директоры Җамалетдинов Радиф Рифкать улына (Казан, Рәсәй); Рәсәйдәге ИСЕСКО вәкиле Кәмилев Сәед Хәйбулла улына (Мәскәү, Рәсәй); Татарстан Диния нәзарәте рәисе Фәизов Илдус хәзрәткә (Рәсәй,Казан); РИУ ректоры Мөхәммәтшин Рафыйк Мөхәммәтша улына (Рәсәй, Казан); Гәрап федерациясе университетлары генераль сәркатибе Солтан Абу Уаби Аль-Адванга (Аммаен, Иордания); Мәкәүдәге гуманитар һәм иҗтимагый фәннәрнең франция-рәсәй үзәге директоры Жан Радванига (Франция); Малайзиядәге Халыкара ислам университетының ислам фикере һәм цивилизациясе директоры Хассан Әхмәд Ибраһимга (Куала-Лумпур, Малайзия) бирелде.

Конференциянең пленар утырыш өлеше башланып китте. Биредә түбәндәгеләр чыгыш ясады:

1. Фәннәр Академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге тарих Институты директоры, тарих фәннәре докторы Хәкимов Рафаэль Сибгать улы(Рәсәй, Казан). Ул «Җәдитчелек һәм хәзерге исламда проблемалар» дигән теманы яктыртты.

2. Дамаск университетының административ сораулар буенча шәригать факультеты деканы урынбасары, Доктор Тәуфыйкъ Рамадан Буты (Дамаск, Сирия): «Хәзерге заман гәрап дөньясында исламча яңарыш» .

3. Татарстан Диния нәзарәтенең укыту бүлеге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Якупов Вәлиулла Мәхмүт улы (Рәсәй, Казан): «Традицион ислам һәм яңарышның проблемалары».

4. Мәкәүдәге гуманитар һәм иҗтимагый фәннәрнең франция-рәсәй үзәге директоры Жан Радвани (Франция): «Франциядә һәм Рәсәйдә ислам: социаль һәм сәяси тотрыклылык тесты»

5. Каһирә университетының һәм ислам тикшерүләре Институтының ислам фәлсәфәсен укытучы мөгаллим, Доктор Мөхәммәд Атыф Аль-Иракый: «Ислам һәм гарәп фикерләүчеләрендә заманча яңарыш концепциясе һәм аның цивилизация үсешенә мөнәсәбәте».

Дөрес аңлау кирәк, Исламда яңарыш дигәндә, бу шәригатькә үзгәрешләр, яңалыклар кертү дигән сүз түгел. Мөселман кешесе хәзерге техника, фәнни яңалыклар чорында яши. Ул исламда ныклап басып торган килеш тә, яңалыклар белән бергә атлый ала. Аллаһка ышанып, шәригатьне үтәп яшәгән хәлдә дә, фәнни ачышлардан хәбәрдар булырга, җәмгыятебезне бар яктан да алга җибәрүдә тырышлыгын куеп, социаль яктан файдалы булырга тиеш. Нәкъ менә фәнни ачышларда мөселманнар өчен Кыямәт көненең, үлгәннән соң терелүнең хаклыгына дәлилләр күп.

Конференциядә шушы фикерләр алга чыкты. Ягъни мөселман кешесе замана белән бергә атлап, шул сәбәпле динебезне үстерүдә дә зур роль уйный ала.

Конференциянең максатлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

Хәзерге заман цивилизациясе белән ислам дөньясы арасындагы казанышларны өзүне җиңеп чыгуга булышлык итү; мөселман өммәтенең алга киткән көчләр вәкилләренең тарихи мираслары яңарышына өлеш кертү; замана чоры контекстында исламның рухи көченә төшенү.

Конференция кысаларында 4 секциядән торган утырыш узачак. «Исламда дини яңарышның тарихы», «Исламда заманча яңарыш хәрәкәте», «Суфизмның яңарыш көче: миф һәм чынбарлык», «Татарларда җәдитчелек һәм дини-яңарыш процессы».

Икенче көнне, ягъни иртәгә 2 декабрьдә конференция Университет ур., 16 йорт адресы буенча урнашкан «Хаял» кунакханәсе конференц-залында үтә.

 

107,82 Kb 104,54 Kb


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе