"Азатлык.орг"тан алынган мәгълүматларга караганда, Мисыр башкаласында ике көн үткән парламент сайлаулары вакытында бәрелешләр чыгып 80-ләп кеше яраланды.
Reuters агентлыгы, Каһирәнең Таһрир мәйданы тирәсендә радикал карашлы яшьләр ут ачты, яна торган бомбалар атты дип белдерде.
Илдәге хәрбиләр хакимияте китүне таләп итүчеләр 11-нче көн каршылык белдерүләрен дәвам итә.
Бүген сайлауның беренче нәтиҗәләре билгеле булырга тиеш.
Халыкара күзәтүчеләр беренче тур тавыш бирүләрдә тәртип бозулар аз булды, гомумән сайлау тыныч үтте дип әйтте.
Күзәтүчеләр барлык сайлауларда «Мөселман кардәшләр» хәрәкәте җиңәр дип уйлый.