Шул уңайдан Россиянең баш психиатры Зураб Кекелидзе Казанга килә
«Татар-информ»нан алынган мәгъүматларга караганда, иртәгә Татарстан башкаласына булган эш сәфәрендә РФ Сәламәтлек һәм социаль үсеш министрлыгының баш психиатры Зураб Кекелидзе Казан өчен әһәмиятле сәламәтлек саклау объектларында булачак.
ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов җитәкчелегендәге делегация башкаланың Авиатөзелеш, Мәскәү, Яңа Савин, Киров районнары халкы өчен психиатрия поликлиникасы һәм көндезге стационар (Гагарин ур., 77А) белән тәүлек әйләнәсе психологик ярдәм күрсәтә торган «Сердәш 129» хезмәтен (Себер тракты, 14) ачуда катнаша. Татарстанда беренче булган шушы хезмәт мөмкинлекләрен исә соңыннан З.Кекелидзе ТР Хөкүмәте йортында тәкъдим итәчәк.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итә.