Табибка төрмәдә утырырга туры киләчәк. Берникадәр вакыттан соң ул шартлы рәвештә алдан чыгаруны сорый ала, әмма судья аның бу бәхеткә ирешәчәгендә шикләнгәнлеген ассызыклады.
Лос-Анджелесның Югары мәхкәмәсе Майк Джексонның шәхси табибы Конрад Мюррейны 4 елга ирегеннән мәхрүм итте. Ул җәзаны ялгышлык белән үтерү статьясы буенча алды.
Поп-музыка короле Майк Джексон 2009 елның 25 июнендә 51 яшендә Лос-Анджелеста үлде. Тикшерү барышында табиб Мюррейның музыкантка пропофолны артык дозада биргәне ачыклана. Бу исә җырчының йөрәге туктауга китерә.
Чыганак: «Яндекс».