«Хәләл» Комитеты сертификатларга ия булган оешмаларның исемлеген яңартты

Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты Комитеты һәр атна саен сертификатларга ия булган оешмаларның исемлеген яңарта. Шул исәптән кайбер оешмаларның «Хәләл» маркасы

БӘЙЛЕ
2011 Ноя 30

Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты Комитеты һәр атна саен сертификатларга ия булган оешмаларның исемлеген яңарта. Шул исәптән кайбер оешмаларның «Хәләл» маркасы белән азык-төлек җитештерүдән туктаганнарын хәбәр итә. Бу компанияләрнең җитәкчеләре белән бәйле. Шуңа да оешмаларда «Хәләл» маркасы белән чыгучы ризыкның сыйфатын контрольдә тоткан Комитет экспертлары чакыртып алына.

Әлеге оешмаларда хәләл азык-төлек җитештерү туктатылган: мармелад эшләнмәләр әзерләүче Пенза комнаниясе «Русский кондитер», Казан кондитер компаниясе ЗАО «Лакомка». Шулай ук «Семь хлебов» Казан оешмасын үзгәртеп кору сәбәпле, әлеге компаниядән Комитет Шәһадәтнамәсе дә алынган.

Хәләл азык-төлек җитештерә башлаган яңа компанияләр белән һәрдаим Комитет сайтында танышып бара аласыз. Хәләл-индустрия хакында хәбәрдар булыгыз!


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе