Алар 30 яшьтән өлкәнрәк, дезоморфинны героин наркоманиясеннән соң куллана башлаганнар
Татарстанда агымдагы елның 10 аенда составында кодеин булган 2 миллоннан артык кап препарат сатылган, бу 2006 ел белән чагыштырганда 4 тапкыр диярлек артык, дип хәбәр итте бүген журналистларга наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Тимур Йосыпов.
Аның сүзләренә караганда, барлык дару препаратлары да тиешенчә файдаланылмаган. Аларның бер өлешен көчле тәэсир итә торган наркотик — дезоморфин әзерләү өчен наркоманнар сатып алган. Бу препаратларның арзан торуы һәм юнәтүе җиңел булу сәбәпле, дезоморфин наркоманнарының саны да берничә тапкыр арткан. Бүгенге көндә Татарстанда дезоморфин кулланучы 348 кешене табиблар үз күзәтүе астына алган. Алар 30 яшьтән өлкәнрәк, дезоморфинны героин наркоманиясеннән соң куллана башлаганнар.
Көзен Татарстанда «даруханә» наркоманиясенә чик куелган — составында аз күләмдә наркотик яки психотроп чаралар булган даруларны рецепт белән җибәрүне билгеләүче закон кабул ителгән.
Россиядә әлеге закон 2012 елның 1 июнендә кабул ителәчәк. Әмма Липецк, Калуга, Белгород өлкәләре һәм Татарстан Республикасы, «дезоморфин наркоманиясе» дигән афәтне туктату өчен, төбәк законнарына мөстәкыйль рәвештә төзәтмәләр керткән.
«Составында кодеин булган препаратларны рецепттан башка җибәрүне тыйганнан соң, вәзгыять үзгәрергә, дезоморфин кулланучылар саны азаерга тиеш. Һәрхәлдә, югарыда аталган, препаратларны рецепт белән җибәрүне бездән алда керткән төбәкләрдә нәкъ шулай булды», — диде ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика наркология диспансеры баш табибы урынбасары Степан Криницкий.
Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре ТР Дару препаратларының сыйфатын контрольдә тоту һәм сертификатлаштыру үзәге һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә даруханәләрне тикшерә. Бүгенге көндә Татарстанда 100 дән артык даруханә тикшерелгән инде.
«Нәтиҗә көтелмәгәнчә булды: бер генә даруханәдә дә рецепттан башка сату тыелган дарулар исемлегендә булган бер генә препарат та сатмаганнар. Барысы да беравыздан кабул ителгән закон нигезендә мондый даруларны рецепттан башка сата алмауларын һәм шуңа охшаш препаратлар тәкъдим итүләрен әйтә», — дип ассызыклады Тимур Йосыпов.
Әлеге закон кабул ителер алдыннан наркополицейскийлар да даруханәләр буйлап «рейд» үткәрде. Тикшерү нәтиҗәсендә, барлык фармацевтларның да «бер кешегә ике каптан артык» препарат сатмаска дигән кагыйдәне үтәмәве ачыкланды. Даруханә хезмәткәрләре тауарны 6-8әр кап саткан. Хәзер фармацевт моның өчен — 50 мең сум, даруханә хуҗалары 1 миллион сум күләмендә штрафка тартылачак, дип хәбәр итә «Татар информ»ның матбугат хезмәте.