Гарәп телеканалы «Әл-Җәзира» хәбәр итүенчә, Тунисның студент кызлары, илнең башкаласы янәшәсендә урнашкан Мануба шәһәрендәге университетта протест белдерү акциясе үткәрә. Сәбәбе: уку йортларында никаб киюне тыюлары. (Никаб — күзләрне генә калдырып, йөзне капау.)
Протест аркасында университеттагы укыту процессы тулысынча тоткарланган, дип әйтәләр университетның филология факультеты деканатында.
Быелның 2 ноябрендә Мануба университеты студент кызларга никаб киюне тыючы боерык чыгарган булган, дип хәбәр итә Интерфакс.