Мөхтәсибләр тәҗрибә уртаклашты

2011 елның 28 ноябрендә Саба районында Саба, Балтач, Арча, Яңа Чишмә, Норлат, Апас, Кайбыч, Чистай районнары имам-мөхтәсибләренең җыелышы үтте. Үткәрелгән чарада катнашкан

БӘЙЛЕ
2011 Ноя 29

2011 елның 28 ноябрендә Саба районында Саба, Балтач, Арча, Яңа Чишмә, Норлат, Апас, Кайбыч, Чистай районнары имам-мөхтәсибләренең җыелышы үтте. Үткәрелгән чарада катнашкан мөхтәсибләр үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, Саба районындагы төзекләндерү үтә торган мәчетләрнең торышы белән таныштылар.

Җыелышта ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең гомуми бүлек җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, республикабызның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев та катнашты.

Республикабыз Мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзов исеменнән Саба районы имам-мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтовның 35 яшьлек юбилее белән тәбрик иттеләр. Өйлә намазын Айнур хәзрәтнең туган авылы Олыяз авылында укыдылар, килгән кунакларга авыл хуҗалыгы җитәкчесе Гыйльфан Хаҗи Әхмәтов хаҗ сәфәре турында сөйләде, дип хәбәр итә Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе