1 декабрь көнне Казан мөслимәләре мөселман киемнәре дизайнеры Факия Сабирҗанова белән очраша алачак. Ул мөслимәләргә яулык бәйләүдә мастер-класс оештыра. Очрашуның темасы «Мөслимәнең тышкы кыяфәте һәм кешенең эчке әдәбе».
Чара кысаларында катнашучыларга ни рәвешле гардеробыңны тулыландыру, тышкы кыяфәт аша кешенең максатларын, эчке дөньясын ачып салу, кием ярдәмендә иманыңны ныгыту турында сөйләячәкләр.
Очрашу 18.00 сәгатьтә Лобачевский 6/27 адресы буенча унашкан, Диния нәзарәте бинасында үтәчәк.
Факия Сабирҗанова «костюм дизайны» юнәлешеннән «Стиль» мәктәбен тәмамлаган, үзенең дизайн студиясен ачкан. «Ефәк чәчәк» мөселман киемнәре коллекциясен барлыкка китергән, дип хәбәр итә islam.ru.