Иосиф Сталинның бердәнбер кызы Светлана Аллилуева вафат булган

Иосиф Сталинның бердәнбер кызының АКШта мәрхүмә булганы билгеле булды. Үзенең фамилиясен, торган урыннарын ул еш алыштыра торган булган. Ленинградта тугач та, аны Сталина дип язсалар,

БӘЙЛЕ
2011 Ноя 29

Иосиф Сталинның бердәнбер кызының АКШта мәрхүмә булганы билгеле булды.

Үзенең фамилиясен, торган урыннарын ул еш алыштыра торган булган. Ленинградта тугач та, аны Сталина дип язсалар, әтисенең үлеменнән һәм шәхес культын фаш итүдән соң әнисенең фамилисен ала. Светлана Аллилуева Бөтендөнья әдәбияты Институтында эшли һәм сәясәттән булдыра алганча ераграк торырга тырыша.

Ул Ленинградта 1926 елның 28 февралендә большевикларның Бөтенсоюз коммунистик партиясе Үзәк Комитетының Генераль сәркатибе Иосиф Сталин һәм Надежда Аллилуева гаиләсендә дөньяга килә. 1967 елда ул, Һиндстанда булганнан соң, СССРга кайтудан баш тарта. Соңрак Швейцариядә, ә аннары АКШта гомер итә.

Иосиф Сталин һәм Надежда Аллилуева кызы Ричлендта (Висконсин штаты, АКШ) 86 яшендә ашказаны яман шешеннән үлә, дип яза New York Times. Ул 22 ноябрьдә үк үлгән. Әмма штатның әлеге мәгълүматын 28 ноябрь көнне генә тараталар.

Чыганак: Яндекс.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе