Хафизлык шәһадәтнамәсенә биш кеше ия булды. Алар: Илдар Сабитов, Закария Борһанов, Мәхмүтхан Мадиев, Идрисҗан Киёмов һәм Мәхәмәдәли Камолетдинов.
Араларыннан иң кечкенәсе булган Закария Борһановка 12 яшь.
Шәһадәтнамәләр аларга тантаналы рәвештә VIII Халыкара Коръән укучылар һәм ятлаучылар бәйгесенең нәтиҗәләрен әйткән вакытта тапшырылды.
Сүз уңаеннан, бәйгенең ике номинациясендә дә өченче урынны хафизлар әзерләү Үзәген тәмамлаучылар алды. Шулай ук, Коръәнне постсовет яссылыгында иң яхшы укучыларның өченчесе булып Зиёротшо Давудов табылды. Ул исә бүгенге көндә «Сөләйман» мәчетендә булган тернәкләндерү үзәгендә күрмәүчеләр өчен дәрес бирә. Коръән белгечләре арасыннан өченче урынга Илдар Сабитов ия булды. Аңа, октябрь аенда узган Беренче бәйгедә алган, Гомрәгә (кечкенә хаҗ) юллама бирелде.
Чыгарылыш укучыларына шәһадәтнамәләр биргәндә Бөтендөнья ислам Лигасының Коръән хафизлар әзерләү Халыкара оешмасы генераль сәркатибе, хөрмәтле доктор Абдуллах ибн Али Басфар Казандагы Коръән хафизлар әзерләү Үзәге элеккеге СССР территориясендәге иң яхшы белем бирү оешмаларынынң берсе булып тора, дип билгеләп үтте.
13 ел эчендә биредән 35 Коръән хафиз әзерләнеп чыккан. Ә Коръәнне яттан белүчеләрнең иң кечкенәсенә 5,5 яшь. Шулай ук шейх, киләчәктә Коръән хафизлар әзерләү Үзәгенең эшчәнлеген күрсәтә торган һәм бөтен дөньядагы кешеләр биредәге балаларны күрә, Изге Китап сүзләрен ишетә алуда ярдәм итүче телевизион канал барлыкка килүенә вәгъдә бирде.
2004 елда РИУ белән Бөтендөнья ислам Лигасының Коръән хафизлар әзерләү Халыкара оешмасы арасында хезмәттәшлек итү турындагы Килешү төзелгән иде.
2007 елда биредә кызлар бүлеге эшли башлады. Бүгенге көнгә Үзәктә 42 кеше, шул исәптән 18 кыз белем ала, дип хәбәр итә IslamNews.ru.