Район үзәгендә 9 ай эчендә республика программасы кысаларында сафка бастырылган бу бакча 80 урынга исәпләнгән
«Татар-информ»нан алынган мәгълүматларага караганда, бүген Балык Бистәсе районы үзәгендә «Бәләкәч» республика программасы буенча төзелгән балалар бакчасы ишекләрен ачты. Программа исеме белән үк аталып йөртелгән бакча 80 урынга исәпләнгән. Бүген бирегә балалар һәм аларның әти-әниләре, педагогларның шатлыкларын бүлешергә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов килгән иде.Чарада шулай ук мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин, Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Илһам Вәлиев катнашты.
Бистәнең Корнеев урамында урнашкан әлеге объектта төзелеш эшләре агымдагы елның мартында башланган булган. Төзелеш эшләрен «Керамика-Маркет» җәмгыяте алып барган, заказчысы — ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе.
Бакча мөдире Рузилә Мингәрәева белдергәнчә, яңа сафка баскан бакча «Бәләкәч» программасы буенча төзелгән беренче объект. Ул кулланылышка тапшырылу белән район үзәгендәге балалар бакчалары саны дүрткә җиткән. Шул рәвешле, бистәдәге 3-7 яшьлек нәниләрнең барысы да бакчаларда урыннар белән тәэмин ителгән.
«Бәләкәч»тә штат 27 эш урыныннан формалашкан, шуларның алтысы — тәрбиячеләр. Анда, нигездә, оптимальләштерелгән мәгариф учреждениләреннән килгән педагоглар хезмәт куя. Рузилә Мингәрәева сүзләренә караганда, биредә тәрбия процессында рухи-әхлакый юнәлешкә, ягъни әдәпле, инсафлы, тәрбияле шәхес формалаштыруга төп игътибар биреләчәк. Бакча махсус компьютер бүлмәсе белән җиһазландырылган, инглиз теле, театр, рәсем ясау түгәрәкләре эшли, логопед хезмәтеннән файдалану өчен бөтен мөмкинлекләр бар.
Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Илһам Вәлиев сүзләренә караганда, яңа бакча бистәнең халык телендә «могҗизалар кыры» дип аталучы яңа микрорайонында урнашкан. Бирегә асфальт юл суздык, суүтәргеч торбалар үткәрдек, инженерлык инфраструктурасын булдырдык. «Бәләкәч» башкарылган эшләрнең иң зурысы булды, дип башлык республика Президентына рәхмәт белдерде.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, киләчәкне балалар билгели. «Без алар тиешле белем һәм тәрбия алсын өчен бөтен мөмкинлекләрне тудырырга тиеш. Шәһәр һәм район җирләрендә яшәүче балалар арасында аерма булмаска, алар тигез шартларда белем һәм тәрбия алырга тиеш», — дип ассызыклады Президент. Ул «Бәләкәч» программасының республикада бакчаларда балалар өчен өстәмә 11 меңнән артык урын булдырырга ярдәм итүен искәртеп узды.
Рөстәм Миңнеханов балалар бакчаның рәхәтен күреп үссеннәр дип, аларга интерактив комлекс өчен сертификат бүләк итте. Соңыннан Президент һәм аны озатып йөрүче затлар бакча белән танышып чыкты.