Татарстан башкаласында 2011 елның 1-2 декабрендә «Исламда яңартылган хәрәкәтләр» дигән халыкара фәнни-гамәли конференция үтә.
Конференциянең оештыручылары: Казан федераль университеты, Рәсәй ислам университеты, ОИС (ОИК) каршындагы (ISESCO)фән, мәдәният һәм белем бирүдә халыкара хөкүмәтара Ислам оемасы.
Конференциянең тантаналы ачылышы 10.00дә КФУ филология һәм сәнгать Институтының актлар залында булачак (Татарстан ур., 2).
Конференциянең максатлары булып түбәндәгеләр тора:
Хәзерге заман цивилизациясе белән ислам дөньясы арасындагы казанышларны өзүне җиңеп чыгуга булышлык итү.
Мөселман өммәтенең алга киткән көчләр вәкилләренең тарихи мираслары яңарышына өлеш кертү.
Замана чоры контекстында исламның рухи көченә төшенү.
Конференциянең төп бурычлары:
1. Исламда яңартылган хәрәкәттә тикшерү алымнарын уйлап табу
2. Ислам мирасын заманча аңлауга каршы килә торган проблемалардан котылу юлларын уйлап табу.
3. Исламда яңартылган хәрәкәт вәкилләренең язма мирасларын системага салу, классификацияләү, өйрәнүгә юнәлтелгән махсус система эшләп чыгару.
4. Мөселманча белем бирү заманча системасының концептуаль нигезен эшләү.
5. Яшь буынга үзләренең тормышларында дин һәм замана таләпләрен берәштерүгә комачау иткән каршылыкларны бетерү.