Мәскәүдә Татарстан Республикасы көннәре «Зәңгәр шәл» спектакле белән тәмамланды
«Татар-информ»нан алынган мәгълүматларга караганда, кичә Кече театр филиалы сәхнәсендә Мәскәүдә Татарстан Республикасы көннәре рәсми төстә ябылды.
Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Мәскәү шәһәр Думасы рәисе Владимир Платонов, чит илләрдә яшәүче ватандашлар, Бәйсез дәүләтләр бердәмлеге эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча Федераль агентлык җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Кече театр актрисасы Светлана Аманова, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Шамил Закиров һәм театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте.
Мәскәүдә Татарстан Республикасы көннәре «Зәңгәр шәл» спектакле белән тәмамланды.
Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәү шәһәре мэры Сергей Собянинга һәм Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллегенә Мәскәүдә Татарстан Республикасы көннәрен оешкан төстә үткәргән өчен рәхмәт белдерде. Ул быел Мәскәү һәм Татарстан арасында төрле тармакларда хезмәттәшлек итү турында килешүгә, ә Мәскәү шәһәр Думасы белән парламентара килешүгә кул куелуын искәртте.
«Мәскәүдә Татарстан көннәрен оештыруның төп максаты үтәлде. Без тагын бер тапкыр милләттәшләребезне төрле чараларга, төрле залларга җыйдык. Сабантуйдагы кебек, башка зур чараларда да, үз дусларыбызны күрдек, туган телебездә аралаштык. Бәйрәм яхшы узды», — диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе.
Владимир Платонов үзенең сәламләү сүзендә төбәкләрне килешүләр генә бәйләмәвен билгеләп үтте. «Иң мөһиме — безне кешеләр берләштерә», — дип өстәде ул.
Чит илләрдә яшәүче ватандашлар, Бәйсез дәүләтләр бердәмлеге эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча Федераль агентлык җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин татар телен чит илләрдә саклап калуга ярдәм күрсәткәне өчен Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт белдерде, күп кенә илләрдә Сабантуйны бәйрәм итүләрен, моның милли мәдәният һәм гореф-гадәтләрне үстерүдә зур әһәмияткә ия икәнлеген билгеләп үтте. Фәрит Мөхәммәтшинның сүзләренә караганда, чит илләрдә яшәүче ватандашлар, Бәйсез дәүләтләр бердәмлеге эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча Федераль агентлык күп кенә илләрдә татар җәмгыятьләре белән тыгыз элемтәләр булдырган, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның юбилее Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда билгеләп үтелә. Ул чит илләрдә яшәүче ватандашлар, Бәйсез дәүләтләр бердәмлеге эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча Федераль агентлык исеменнән Татарстан Республикасына Г.Тукай бюстын бүләк итте.
Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин 4 көнне (24-27 ноябрь) бергәләп үткәргән өчен тамашачыларга рәхмәт белдерде. «Бу көннәрдә залларның тулы булуы шатландыра. Татарстан Республикасы һәм Мәскәү шәһәре җитәкчелеге ярдәмендә мондый чаралар даими төстә үткәрелер дип өметләнәм», — диде ул.
Актриса Светлана Аманова Кече театрның сәнгать җитәкчесе Юрий Соломин исеменнән ихлас сәламнәрен җиткерде. Ул Кече театрның Казан шәһәренә һәрвакытта да бик теләп килүен билгеләп үтте. «Бу шәһәргә гел барасы килеп тора. Без Камал театры артистларын үз сәхнәбездә һәрвакыт шатланып кабул итәбез», — диде ул.
Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев Мәскәүдә Татарстан Республикасы көннәренең К.Тинчурин пьесаы буенча сәхнәләштерелгән «Зәңгәр шәл» спектакле белән тәмамлануын билгеләп үтте.
Спектакль тәмамланганнан соң Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры коллективына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Мәскәү шәһәре Хөкүмәте һәм чит илләрдә яшәүче ватандашлар, Бәйсез дәүләтләр бердәмлеге эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча Федераль агентлык исеменнән бер кәрзин чәчәк бүләк иттеләр.