2011 елның 29 ноябрендә Татарстан Милли китапханәсендә (Казан шәһәре Кремль ур., 33, 2 кат) 15.00 вакытта Рәсәй хәрби-тарих фәннәре Академиясе әгъзасы-хәбәрчесе Ибраһим Фатыйх улы Исмәгыйлевнең «Татар халкының батырлары» китабының дүртенче басмасын тәкъдим итү кичәсе булачак.
Китапның дүртенче басмасы Казахстан вәкилләре үтенече белән, »Идель-Пресс» Полиграфия-нәшрият йорты»нда чыгарылган иде. Монда Советлар Союзы Герое, I, II дәрәҗә Мактау ордены кавалеры Сәлим Нигъмәт улы Айткулов, III дәрәҗә иясе Мәнаф Әбубәкер улы Әбубәкеров, Казахстан республикасында туган, Социалистик Хезмәт Герое Нәҗиб Гаяз улы Җиһановның биографиясе турындагы очерклар урын алган.
Бу тәкъдим ителү ике тапкыр Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган, легендар очучы, татар халкының батыр улы Өметхан Солтанга һәм Мәскәү астында Советлар гаскәренең җиңү яулавына 70 ел тулуга багышлана.
Китапта 378 сугыш батыры һәм татар халкы хезмәтенә, шулай ук рәсми рәвештә әле батыр дип табылмаган кешеләр турында мәгълүмат бирелә.
Тәкъдим ителүдә Татарстан Хәрби комиссариаты вәкиле, полковник В.П. Логачёв, хәрби очучылар, запастагы подполковниклар А.Н.Хасаншин һәм Т.Я.Ибраһимов, дәүләт, оешмалары, иҗтимагый ошма әһелләре, мәдәният һәм сәнгать эшмәкәрләре, шулай ук мәктәп һәм югары уку йортлары укучылары катнашачак.
«Татар халкының батырлары» китабын тәкъдим итүне җөмһүриятебезнең Хәрби комиссариаты һәм Татарстан Милли китапханәсенең мәдәният программалары һәм күргәзмә бүлеге оештыра, дип хәбәр итә җөмһүриятебезнең массакүләм коммуникацияләр һәм матбугат агентлыгы.