Рәсәй Үзәк диния нәзарәтенең югары мөфтие кызы җомгага төнендә угърылар корбаны булган.
Билгесез кешеләр аның чит ил машинасының тәрәзәләрен ватып, сумкасын алып качканнар. Анда документлар һәм бу көннәргә үтәргә тиешле бер чарага Чакыру булган, дип хәбәр итә «Комсомольская правда».
Тәрәзәне вату сәбәпле, машинаның сигнал системасы эшләмәгән. Әгәр дә ишекне каерып ачсалар, машина сигнал бирер иде. Шуңа күрә сумканың юкка чыгуын берникадәр вакыт узгач кына белгәннәр.
Наилә полиция хезмәткәрләрен чакырткан. Хәзер урлаучыларны эзләү эшләре бара, дип хәбәр итә Интерфакс.