ТР Дәүләт Советында узган «хөкүмәт сәгате»ндә ТРда юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча фикер алыштылар
«Татар-информ»нан алынган мәгълүматларга караганда, бүген ТР Дәүләт Советында «хөкүмәт сәгате» кысаларында, депутатлар ТР Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов мәгълүматын тыңлады, ул ТРда юл хәрәкәте куркынычсызлыгы һәм юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә үлүчеләр санын киметү чаралары турында белдерде.
Ул юл хәрәкәте куркынычсызлыгын күтәрү буенча федераль үзәктән һәм шулай ук Дәүләт автоинспекциясе линиясе буенча 550 млн. сумлык күпсанлы матди-техник чаралар алынган.
Рифкать Миңнеханов сүзләренә караганда, законда юл хәрәкәте өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча функцияләрне гамәлгә куюны катлауландыра торган җирлек бар. «Юл хәрәкәтендә катнашучылар, бигрәк тә шоферлар административ хокукны бозалар һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең сәламәтлеге өчен куркыныч булган гамәлләрен дәвам итәләр, — дип ассызыклады ТР Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе. — Кызганычка каршы, мондый затларның саны күп, ә теркәлгән хокук бозулар бер елда 100 яки аннан да күп тәшкил итә».
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «хөкүмәт сәгате»нә йомгак ясап, бу мәсьәләне фикер алышуга куюлары өчен рәхмәт белдерде. «Юлларда никадәр кеше һәлак булуы һәркемгә билгеле, — диде ул. Татарстан ЮХИДИ техник җиһазлану ягыннан РФда иң яхшысы, әмма кайбер мәсьәләләр актуаль булып кала».
Парламент җитәкчесе Дәүләт автоинспекциясе җитәкчелегенә гамәлдәге законны камилләштерү буенча сорауларын Дәүләт Советының закон һәм хокук тәртибе комитетына юлларга тәкъдим итте.
«Яңа корбаннар булмасын өчен юл хәрәкәтендә катнашучыларның культурасын күтәрү әһәмияткә ия», — дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.