Җирле телевидение эфирында белгечләр, төрле тармак һәм ведомство җитәкчеләре катнашындагы мондый очрашулар атна саен үткәрелә.
«Татар-информ»нан алынган мәгълүматларга караганда, «ТНВ-Мамадыш» телевидениесендә «Районга йөз белән» тапшыруының чираттагы чыгарылышы Әниләр көне темасына багышланды. Турыдан-туры эфирда түгәрәк өстәл артында сөйләшүгә халыкны социаль яклау үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Мәдинә Смирнова, «Өмет» социаль приютының директор урынбасары Резеда Сафина, күп балалы, тәрбиягә бала алган әни Любовь Мазилова чакырылды. Төрле өлкә белгечләре белән әлегедәй очрашулар җирле телевидениедә атна саен оештырылып, алар барышында район халкын борчыган мәсьәләләр күтәрелә, телефон аша әйтелгән сорауларга җаваплар яңгырый.