Кабат торгызылудан соң, 2 декабрьдә Казанның "Апанай" мәчете ачылачак. "Апанай" — илдәге иң борынгы мәчетләрнең берсе. Рәсми мәгълүматлардан билгеле булганча, ул 1768 елда патшабикә Екатерина Икенче боерыгы белән төзелә. Әмма кайбер чыганаклар мәчетнең шул ук урында аңа кадәр үк булганын да әйтә. Әлеге мәчет федераль дәрәҗәдәге мәдәни һәм тарихи истәлек булып тора. Мөселман җәмәгате тантанага әзерләнә. Ул 11.00дә башланачак, дип хәбәр итә muslem.ru.