Диния нәзарәтенең матбугат хезмәтеннән алынган мәгъүматларга караганда, 2011 елның 24 ноябрендә Чистай шәһәрендә ТР Мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзов Яңа Чишмә, Норлат, Алексеевск һәм Чистай районнары имамнары белән очрашты. Чистай мунициапаль берәмлеге башлыгы Илдус Әхмәтҗанов имамнар каршында чыгыш ясады, райондагы эшчәнлек белән таныштырып үтте.
Илдус хәзрәт имамнарны борчыган сорауларга җавап бирде. Җыелышта катнашучылар Диния нәзарәте эшчәнлегенә һәм имамнарга кагылышлы сорауларга аерым тукталып үтте.