Закон бастырылганнан соң, өч баладан да күбрәк сабыйлары булган гаиләләр, шул исәптән 18 яшькә җитмәү шарты белән, үги уллары, кызлары, асрамага, опекага алган балалары булганнар да җир мәйданына ия була алачак.
Моннан тыш, әлеге закон буенча, әгәр дә бала закон гамәлгә кергән көнгә балигълык яшенә җитсә, гаилә бушлай җир бирү хокукыннан мәхрүм ителә, ләкин әгәр дә бала 2011 елның 17 июненә 18 яшькә җитмәгән булса, бу вакытта җир алу өчен гариза, закон гамәлгә кергән көннән алып, өч ел дәвамында тапшырыла ала, дип хәбәр итә ProKazan.ru.