Аларга диплом һәм алтын тәлинкәләр, шәһәр мэрының рәхмәт хатлары тапшырылачак
«Татар-информ»ның матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, Чаллыда «Ел хәйриячесе» шәһәр конкурсы җиңүчеләрен билгеләп үтәргә җыеналар. Җиңүчеләрнең исемнәре билгеле инде, дип хәбәр итә «Челнинские известия» газетасы.
«Иң яхшы хәйрия проекты» номинациясендә «Кнорр-Бремзе КАМА» предприятиесе генераль директоры Манфред Киндерманн, «Иң яхшы хәйрия акциясе» номинациясендә «Кориб» ҖЧҖ генераль директоры Олег Коробченко җиңүче дип табылган. «Елның хәйрияче предприятиесе» буларак Венера Иванова җитәкчелегендәге «Автоградбанк» табылган.
«Чаллы хәйриячесе» номинациясендә Мансур Мәхмүтов һәм Евгения Соколоваларның эчкерсез башкарылган эшләре мактауга лаек.
Җиңүчеләргә димпломнар һәм алтын тәлинкәләр тапшырылачак. Конкурсның шулай ук 6 лауреаты да ачыкланган. Аларга һәм тагын 125 катнашучыга шәһәр мэрының рәхмәт хатлары биреләчәк.