Диния нәзарәтенең матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2011 елның 23 ноябрендә Апас районында Кайбыч, Апас, Кама Тамагы районнары имам-мөхтәсибләре һәм имамнарының җыелышы булып үтте.
Үткәрелгән чарада Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзов, Апас районы башлыгы Рәшит Заһидуллин, Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин катнаштылар.
Җыелышта катнашучылар имамнарның эшчәнлегенә һәм белемнәрен күтәрүгә кагылышлы күп кенә сорауларны карап үттеләр.