Диния нәзарәтенең матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2011 елның 23 нобрендә ТРның «Патриот» Республика хәрби хезмәткә чакыру пунктында солдатларны Ерак Көнчыгышка озату тантанасы булды. Үткәрелгән чарада ТҖ МДНнең ҖҮФХ белән хезмәттәшлек идарәсе бүлеге хезмәткәре Тимур Ибраһимов, ТРның Хәрби Комиссары, генерал-майор Сергей Погодин, Бөек Ватан сугышы ветераннары рәисе, генерал-майор Әхәт Юлашев, ТРның мәгариф һәм фән министры урынбасары Айрат Зиннуров, Казан епархиясеннән Виталий атакай катнаштылар.
Тимур хәзрәт Ибраһимов һәм Виталий атакай «ТРның Хәрби комиссариатына 90 ел» медальләре белән бүләкләнделәр.