2011 елның 22 ноябрендә Яр Чаллы шәһәренең «Ак мәчет»ендә Кама аръягы казыяте (Түбән Кама, Алабуга, Тукай, Чаллы) имам-мөхтәсибләре һәм имамнарының җыелышы булып үтте.
Үткәрелгән чарада ТР Мөфтиенең беренче урынбасары Абдулла хәзрәт Әдһәмов, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең гомуми бүлек җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, район администрациясе вәкилләре дә катнашты.
Җыелышта киләсе 2012нче елга якынча эш планы төзелде һәм фикер алышу булды. Абдулла хәзрәт Әдһәмов Диния нәзарәте эшчәнлеге белән таныштырып үтте. Шулай ук җыелышта имамнарны борчыган күп кенә сорауларга җавап бирелде, дип хәбәр итә Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.