Казан үзәгендә машина кую урыннарының саны 1,6 меңгә артты

Шәһәр мэры Илсур Метшин Казанда 4 парковка ачты «Татар-информ»нан алынган мәгълүматларга караганда, бүген Казан мэры Илсур Метшин башкала үзәгендә 4 парковка: «Кремль» метро станциясе янында

БӘЙЛЕ
2011 Ноя 22

Шәһәр мэры Илсур Метшин Казанда 4 парковка ачты

«Татар-информ»нан алынган мәгълүматларга караганда, бүген Казан мэры Илсур Метшин башкала үзәгендә 4 парковка: «Кремль» метро станциясе янында яңа җир асты паркингы һәм 1,6 мең урынга исәпләнгән 3 вакытлы парковка ачты.

«Казанда транспорт системасын үстерү буенча бик тә мөһим планлы эш алып барыла. Яңа юллар, транспорт чишелешләре, җәяүлеләр кичүе, вакытлы машина кую урыннары һәм җир асты паркинглары төзелә», — диде Илсур Метшин.

Аның сүзләренә караганда, шәһәр төзелеше чаралары 2007 елда, Казанда әле бүгенге көндәге кебек «бөкеләр» булмаган чагында эшләнгән һәм кабул ителгән. Регламент нигезендә, торак фонды бер фатирга 1-1,5 машина кую урынын исәпкә алып төзелә. Социаль ипотека буенча торак әлегә җир асты паркингыннан башка торгызыла.

«Кремль» метро станциясе янындагы паркингны төзү метро станциясен сафка бастыру эшләре белән бергә башлана. Әмма аны төзү эшләрен төгәлләү һәм файдалануга тапшыру шәхси инвесторны җәлеп итү нәтиҗәсендә әле быел гына мөмкин булды. Моның өчен объектка коммуникацияләр үткәрелде, бизәкләү эшләре башкарылды, тиешле җиһазлар сатып алынды. «Тукай мәйданы» метро станциясе янында 34 урынлы зур булмаган парковканы төзү эшләре дә әлеге схема буенча алып барыла. Аны киләсе елда ачу күздә тотыла.

Ике парковканың да смета бәясе 150 миллион сум тәшкил итә.

Моннан тыш, «Таулар» метро станциясе янында 220 урынга исәпләнгән тагын бер паркинг төзелә. Шулай ук «Әмәт» станциясендә дә паркинг өчен урын каралган, «Завод» станциясе янындагы парковка проектлау стадиясендә. 2013 елның ахырына кадәр метро станцияләре янәшәсендә 600 машинага исәпләнгән паркинглар ачу күздә тотыла.

Вакытлы парковкаларга килгәндә, буш торган җир участокларында аларны ачу турындагы карар күптән түгел үткәрелгән штаб утырышында кабул ителгән иде. Аларны карап тоту буенча барлык чыгымнарны, Казан мэры Илсур Метшин карары нигезендә, шәһәр хакимиятләре үз өстенә алды. Автомобиль хуҗаларыннан анда машина куйган өчен акча сорамаячаклар.

Якын көннәрдә барлык яңа парковкалар янындагы юлларда мәгълүмати күрсәткечләр урнаштырылачак. Аларның барысы да кыш ахырына кадәр эшләячәк.

«Бөкеләр» проблемасыннан күп шәһәрләр интегә, — диде Казан мэры. — Бөтен дөньяда эш өч юнәлеш буенча алып барыла. Аның беренчесе — шәһәрнең юл-транспорт системасын камилләштерү. Икенчесе — җәмәгать транспорты. Өченчесе — машина йөртү культурасы».

Искәртеп узабыз, 2011 елга Казанда 12 мең даими машина кую урыны булдыру планлаштырылган, аларның төп өлеше файдалануга тапшырылган инде.

Гамәлдәге планнар нигезендә, 2013 елның ахырына кадәр тагын 26 меңгә якын машина кую урыны булдыру күздә тотыла. Шуның 8 меңе — күп катлы һәм җир асты паркингларында, 600 е — метро станцияләрендә, 9 меңе — ишегалларын капиталь төзекләндерү программасы буенча, 8,5 меңе — төзелә торган торак йортлар комплексында.

Шуның белән бергә, мэр күрсәтмәсе нигезендә, Казан башкарма комитеты тарафыннан өстәмә инвесторлар җәлеп итү һәм экопарковкалар оештыру хисабына планны 50 мең урынга кадәр арттыру турындагы мәсьәлә тикшерелә.

1 ноябрьгә Казанда 300 меңгә якын автомобиль теркәлгән. Шул ук вакытта машина кую урыннарының саны 154 меңнән артмый.

Быелның 9 аенда гына да Казанда машиналар саны 15,5 меңгә арткан.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе