Рәсәй федерациясенең Иҗтимагый палатасы “Булгария” һаләкәтендә гаеплеләрнең исемнәре

Экспертларның нәтиҗәләре буенча, Куйбышев сусаклагычында «Булгария» теплоходының су төбенә китү сәбәпләре экипажның куркынычсызлык кагыйдәләрен бозулары аркасында

БӘЙЛЕ
2011 Ноя 22

Экспертларның нәтиҗәләре буенча, Куйбышев сусаклагычында «Булгария» теплоходының су төбенә китү сәбәпләре экипажның куркынычсызлык кагыйдәләрен бозулары аркасында килеп чыккан.

Бүген Илбашына җибәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча, хәбәрләрдә судноны рейска чыгарыр өчен экипаж тарафыннан Куйбышев сусаклагычындагы метеорологик һава торышына ярашлы тиешле чаралар кабул ителмәгән булган.

«Булгария» экипажы судноның ныклылыгын тәэмин итмәгән, иллюминаторларны ныгытмаган, сул яктагы төп двигательне төзекләндермәгән, шулай ук элемтә чараларын авария чыганагына тоташтырмаган, судно белән идарә итү аның реаль йөген исәпкә алмыйча тормышка ашырылган.

«Судноның башлангычы уң як бортка кырынайган булу, сул якка борылганда өстәмә кырынаю барлакка килү, көчле җил һәм судагы дулкыннар ачык иллюминатор аша корпуска су үтеп керүгә, тотрыклылык югалып, судноның бата башлавына сәбәпче була», — диелгән документта, дип хәбәр итә ProKazan.ru.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе