Казанда “Экстремизмга каршы мәдәниятләр диалогы” дигән темага “түгәрәк өстәл” узачак

29 ноябрь Татарстан башкаласында «Экстремизмга каршы мәдәниятләр диалогы» дигән темага «түгәрәк өстәл» үтәчәк. Аны Казан дәүләт архитектура-төзелеш

БӘЙЛЕ
2011 Ноя 21

29 ноябрь Татарстан башкаласында «Экстремизмга каршы мәдәниятләр диалогы» дигән темага «түгәрәк өстәл» үтәчәк. Аны Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты белән берлектә Татарстан җөмһүриятенең фән һәм белем бирү Министрлыгы оештыра.

Чараның максаты — студентлар аудиториясен экстремизм проблемаларына җәлеп итү һәм яшьләрнең дөньяга карашларында толерантлык формалаштыру.

Дискуссиядә җөмһүриятебезнең югары уку йортлары студентлары, аспирантлары катнашыр дип көтелә. Шулай ук «түгәрәк өстәл» кысаларында иң яхшы фәнни-тикшерү һәм иҗади эшкәртелеш яки җәмәгать куркынычсызлыгы өлкәсендә социаль мөһим проектлар эшләү, терроризм, экстремизмга каршылык күрсәтү буенча югары уку йортлары укытучылары, Татарстан фәнни институтлары хезмәткәрләре арасында бәйге үтәчәк.

Татарстан белем бирү Министрлыгында ИА IslamNews хәбәр итүенчә, «Экстремизмга каршы мәдәниятләр диалогы» Татарстанда терроризм, экстремизмга каршы профилактикада республика максатчан программасын тормышка ашыру кысаларында үтә.

«Түгәрәк өстәл» нәтиҗәләре белән докладлар җыентыгын бастыру планлаштырыла.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе