Күренекле милләттәшебез Гариф Солтан вафат

Ул «Азатлык» радиостанциясенең татар-башкорт бүлеген оештыруда катнашучыларның берсе Алманиянең Мюнхен шәһәрендә яшәүче атаклы шәхесебез Гариф Солтан 88 яшендә вафат булды.

БӘЙЛЕ
2011 Ноя 18

Ул «Азатлык» радиостанциясенең татар-башкорт бүлеген оештыруда катнашучыларның берсе

Алманиянең Мюнхен шәһәрендә яшәүче атаклы шәхесебез Гариф Солтан 88 яшендә вафат булды. Бүген ул Мюнхендагы бер зиратта җирләнде.

Гариф Солтан 1923 елда Башкортстанның Мәләвез районы Җиргән авылында туып үсә. Җиргән татар халкына бөек Дәрдемәндне һәм танылган язучы Мирсәй Әмирне биргән төбәк.

Соңрак Гариф Солтанның әтисе, гаиләсен алып, Ишембай шәһәренә күченә. Шунда Гариф урта мәктәпне тәмамлый. Бөек Ватан сугышы башланганда, ул Уфада педагогия институтының чит телләр бүлегендә алман телен өйрәнгән студент була. 19 яше тулар- тулмас сугышка барып керә ул. 1942 елда Гариф Солтан әсирлеккә эләгә.

Күп михнәтләр чигәргә туры килә якташыбызга. Лагерьдан лагерьга күчерелеп йөри торгач, танылган милләттәшебез Әхмәт Тимер ярдәмендә, әсирлектән котыла һәм «Идел-Урал» легионына языла. Алман телен яхшы белүче буларак, легионда тәрҗемәче булып эшли.

Сугыштан соң, Гариф Солтан Америка хәрбиләре карамагында калдырыла. Бераз Алманиядә яшәгәч, АКШка китә. Шунда «Азатлык» радиостанциясенең татар-башкорт бүлеген оештыруда катнаша. Радио Алманиядә эшли башлагач, Гариф Солтан анда туксанынчы елларга кадәр журналист һәм баш мөхәррир була. Гариф Солтан һәм аның белән эшләүче журналистлар татар һәм башкорт халыкларының данлы тарихы, атаклы шәхесләре, киләчәк язмышлары хакында тирән фикерле тапшырулар әзерли.

Татар-башкорт редакциясенең башында Гариф ага белән бергә Шиһаб Нигъмәти, аннан соң Гали Акыш кебек милләтпәрвәрләр тора. Соңрак бирегә эшкә Төркиядән Фәрит Аги (Иделле), Надир Дәүләт, Фәридә Хәмит чакырыла.

Гариф Солтаннан соң татар-башкорт бүлеген талантлы журналист һәм оештыручы Фәрит Иделле җитәкләде. Соңгы елларда бу җаваплы вазыйфаны яшь буын журналист, күпкырлы талант иясе, инглиз, алман, чех телләрен камил белүче Рим Гыйльфанов (Кәрим Камал) үти. Шулай итеп, Гариф Солтанның матур эшләрен яшь буын журналистлар уңышлы дәвам итә, дип хәбәр итә "Татар-информ"ның матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе