Казанда «Бәләкәч» программасы буенча бу җиденче бакча
Бүген Казанда Минская урамы, 55 а йорты адресы буенча, «Бәләкәч» республика программасы кысаларында сафка бастырылучы җиденче балалар бакчасы тәүге тапкыр ишекләрен ачты. Ата-аналарның һәм шушы балалар бакчасы бусагасын бүген беренче мәртәбә атлап керүче сабыйларның шатлыгын уртаклашырга Казан шәһәре мэры Илсур Метшин килде. Тантанада шулай ук Казан шәһәре Башкарма Комитет мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин һәм башкалар катнашты.
Гомуми мәйданы 2370 кв. м. булган, 120 бала сыйдырышлы өч катлы 54 нче санлы «Көнбагыш» балалар бакчасында нәниләрнең интеллектуаль үсеше, сәламәтлеген саклау һәм ныгыту өчен барлык шартлар да тудырылган. Биредә йокы залы белән 6 төркемгә исәпләнгән бүлмәләр, татар теле һәм логопедия кабинеты, спорт, музыка заллары, азык-төлек блогы, медицина блогы, яшелчәләр саклау бүлмәсе бар.
Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар балалар бакчасы белән танышып чыккач, музыка залына узды. Биредә көнбагыш чәчәгедәй сары-кызгылт киемнәрдән киенгән балалар, ТР Президентына, шәһәр мэрына якты балалар бакчасы өчен рәхмәтләрен татар һәм рус телләрендә шигъри юлларга салып әйттеләр.
«Бүген Казанда зур бәйрәм. «Бәләкәч» Президент программасы буенча чираттагы балалар бакчасы сафка басты. «Чираттагы» сүзе астында күләмле зур эш ята, чөнки февраль аенда төзелә башлаган бина ярты елдан әзер булачагына ата-аналар ышанып та бетмәгән иде, ноябрьгә өлгертәбез дигәч, гаҗәпләнделәр. Программа кысаларында Татарстан буенча 25 балалар бакчасы төзелешенә тотынып, моңарчы күрелмәгән күләмле эшкә тотындык. Бүген без Азино, Яңа-Савин районнарында 3 яшьтән алып барлык сабыйлар балалар бакчасы белән тәэмин ителде дип кыю рәвештә әйтә алабыз. Элек нинди генә очрашулар булмасын, Казан урамнарын, ишегалларын карап йөргәндә дә, халык тарафыннан иң «авырткан» сорау булып, балалар бакчаларына ихтыяҗ буенча зар-интизарлар ява иде. Хәзер Универсидага җитди әзерлек кысаларында да шушы проблеманы хәл итәр өчен финанс чаралары табылды», — дип белдерде мэр чыгышында. «Бүген мин сезнең белән бергә шатланам, балалар бакчасының исеме дә күркәм, балалары да матур, талантлы» — дип, Илсур Метшин шушы программаны гамәлгә куйган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка барлык ата-аналар исеменнән рәхмәтен җиткерде, шулай ук кыска вакыт эчендә барлык көчен куеп эшләгән төзүчеләргә дә рәхмәтен ирештерде.
Бәйрәм бүләксез булмый. Илсур Метшин балалар бакчасы мөдире Фәридә Ибраһимовага спорт кирәк-яракларына сертификат тапшырды, балаларны йомшак уенчыклар һәм татлы күчтәнәч — зур торт белән сөендерде, дип хәбәр итә "Татар-информ"ның матбугат хезмәте.