Анда өч чыгыш көтелә
«Татар-информ»нан алынган мәгълүматларга караганда, бүген «Татмедиа» Республика гаммәви коммуникацияләр агентлыгы ТР Президентының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча идарәсе белән берлектә, коррупциягә каршы көрәш темасын яктыртучы массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен семинар уздыра.
Семинар-киңәшмәдә ТР Югары Суды Рәисенең беренче урынбасары Рамил Шәрифуллин, ТР Арбитраж суды Рәисе урынбасары Йосыф Сәхәпов, телетапшырулар алып баручы һәм «Момент истины», «Русский век» публицистик программалар авторы, «ТЭФИ» телевизион премия лауреаты Андрей Караулов чыгышлары көтелә.