Татарстан уникаль Коръәнне күрде

Кичә Казаныбызның Кол Шәриф мәчетендә 800 килограммлы Коръәнне тәкъдим итү тантанасы булды. Италия һөнәрчеләре тарафыннан эшләнгән мондый бүләкне

БӘЙЛЕ
2011 Ноя 18

Кичә Казаныбызның Кол Шәриф мәчетендә 800 килограммлы Коръәнне тәкъдим итү тантанасы булды. Италия һөнәрчеләре тарафыннан эшләнгән мондый бүләкне башкалабызның моңарчы күргәне юк иде. Изге китап үзенең зурлыгы белән генә түгел, матурлыг,ы күркәмлеге белән таң калдырды. Болгар музеены моннан да яхшырак бүләкне табып булмастыр.

Дин әһелләре һәм журналистларга Коръән мәчеттә күрсәтелде. Тантанада Татарстан Диния нәзарәте мөфтие Илдус Фәиз һәм нәзарәт вәкилләреннән тыш, Рәсәй мөфтиләр Шурасы рәисе Равил Гайнетдин, Рәсәй мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин катнашты. Коръән Кәримнең тәкъдим ителешендә Татарстанның дәүләт Киңәшчесе, «Возрождение» фонды рәисе Минтимер Шәймиев һәм Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков булды.

Изге китапны бастыру ААҖ «Акибанк» һәм банкның идарә рәисе Илдар Гәләветдинов ярдәме белән тормышка ашырылды. Заказ бирүчесе исә «Возрождение» җөмһүрият фонды. Китап, дини генә түгел, мәдәни кыйммәткә дә ия. Үлчәме 1,5 метрга 2 булган булган китап кыйммәтле ташлар: алтын, көмеш белән бизәлгән. Ул киләсе елның май аена кадәр мәчеттә булачак, соңрак аны иске Болгар шәһәрендәге мәчеткә урнаштырачаклар. Шуңа күрә «Кол Шәриф»кә килгән һәркем дөньядагы иң зур Коръәнне күрү бәхетенә ирешә ала.

Минтимер Шәймиев үзенең чыгышында билгеләп узганча, Изге Китап үзенең уникальлеге оста эшләнгәнлеге белән зур мәдәни кыйммәткә ия булуы мөһим.

Татарстан мөфтие Илдус Фәиз, әлеге тантана Татартстан мөселманнарында гына түгел, ә ислам дөньясында тарихи вакыйга булып тора, дип ассызыклады.

Бу китап кебек башка басмалар булмаганга, ул Гиннес рекордлар китабына кертелгән.

 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе