Бәйге 2011-2012 уку елында үтәчәк. Оештыручылары Татарстан Диния нәзарәте.
Әлге бәйгенең максаты: дини гыйлем бирүне көчәйтү, популярлаштыру, студентларның белем сыйфатын яхшырту, укытучыларның белгечлек дәрәҗәсен арттыру, студентларны төрле иҗтимагый чараларда катнашуга кызыктыру.
Бәйге барышында мәдрәсә, китапханә, тулай торакның халәте, укытучылар составы (фәнни дәрәҗә, укыту стажы, публикацияләр); студентларның төрле чаралардагы активлыгы (олимпиада, спартакиада, иҗтимагый чаралар) бәяләнәчәк.
Бәйгенең нәтиҗәләре уку елы азагында билгеле булачак.
Өстәмә мәгълүмат нәзарәт сайтының (http://dumrt.ru/documents) ДОКУМЕНТЫ бүлегендә.