Россиядә беренче тапкыр - ислам граффити фестивале

2011 елның 20 ноябрендә Россиядә беренче мәртәбә «Яшьләр күзлегеннән Ислам» исемендәге ислам граффити фестивале үтәчәк. Әлеге конкурс Казан шәһәре,

БӘЙЛЕ
2011 Ноя 18

2011 елның 20 ноябрендә Россиядә беренче мәртәбә «Яшьләр күзлегеннән Ислам» исемендәге ислам граффити фестивале үтәчәк. Әлеге конкурс Казан шәһәре, Г.Тукай урамы, 3 йорт адресы буенча 9:00дә башлана. Сәгать 11.00дән алып 13.00гә кадәр тәҗрибәле осталар әлеге сәнгать төре буенча мастер-класс үткәрәчәкләр. 17.00дә конкурска йомгаклар ясалачак, җиңүчеләр бүләкләнәчәк. Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр, җиңүчеләргә исә кыйммәтле призлар бирелер дип көтелә, шул исәптән графитти-рәссамнең төп «корал»ы — махсус буяулар да.

Конкурсның оештыручылары: ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгарифенә булышлык күрсәтү Фонды, шулай ук инициатив яшьләргә булышлык күрсәтү иҗтимагый фонды «Киләчәк факторы», дип хәбәр итә Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе