Күптән түгел Казаныбызның Мәскәү урамы 2 йортында ( ЦУМ янәшәсендә) «Рәйхан» кафесы ачылды. Кафеның кунакларын биредәге европа һәм япон ашханәсенең киң ассортименты таң калдырды. Бүгенге көннән кафега килүчеләргә 149 сум торган бизнес-ланч тәкъдим итә башладылар. Төп ризыклардан аңа бәрән итеннән тәмле шулпа һәм тавык канатлары белән фри бәрәңге керә.
Кафеда үзенең киң ризыклары белән пиццерия, суши-бар эшли. Әлеге хәләл европа ашханәсе, пиццерия и суши-бар булу сыйфатлы һәм яңа пешкән ризык ашап, сәламәтлекләрен кайгыртучы мөселманнар һәм башка дин кешеләре өчен дә яхшы урын. Менюны тәҗрибәле шеф-поварлар әзерли.
Кафе үзенә килүчеләрне иртәнге 9:00дән кичке 22:00 хәтле вакытта кабул итәчәк. Искәртеп үтү кирәк, машинада килүчеләргә «тимер ат»ларын куярга урын эзләү проблемасы янамый.